16+

Россия футбол командасы Европа чемпионатының финалына чыгармы?

Кичә 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды. Исәп - 0:1.

Кичә 2016 елгы Европа чемпионатына сайлап алу турнирының чираттагы матчында Россия футбол җыелмасы үз кырында Австрия командасына оттырды. Исәп - 0:1.

Шулай итеп, ил җыелма командасының Европа чемпионатының финал өлешенә узу мөмкинлеге тагын да кими төште. Әлеге җиңелүдән соң Россия футбол җыелмасы баш тренеры Фабио Капеллоның вазифасыннан алыну мөмкинлеге хакында да имеш-мимешләр ишетелде. Тренер үзе исә журналистларга бу хакта:

- Эш бирүчеләр белән сөйләшүдән качарга җыенмыйм. 8 ай бушка эшләдем. Әгәр дә акча гына кызыксындырса, күптән Халыкара футбол федерациясенә мөрәҗәгать итәр идем. Россиягә хөрмәт йөзеннән бу адымга бармадым. Һәр тәнкыйтьне дә кабул итәм. Бу - эшемнең бер өлеше. Ләкин файдалы һәм урынлы тәнкыйть кенә булсын, - дип җавап биргән.

Россия спорт министры Виталий Мутко исә Фабио Капелло белән сөйләшеп барысын да хәл итәргә вәгъдә итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading