16+

Россия спортчылары копилкасында сигез алтын

Сигез алтын да синхрон йөзүчеләрнеке. Кичә "Казан-Арена" стадионында синхрон йөзүчеләрнең соңгы ярышы булды. Ун кеше катнашындагы комби ирекле программа чыгышында Россия кызларына тиңнәр табылмады. Пьедесталның иң биек баскычы кабат аларныкы булды. Комби ирекле программаны икенче төрле мини спектакль дип тә әйтергә була, анда ялгыз номерны да, дуэтны да, төркемнәр чыгышын...

Сигез алтын да синхрон йөзүчеләрнеке. Кичә "Казан-Арена" стадионында синхрон йөзүчеләрнең соңгы ярышы булды. Ун кеше катнашындагы комби ирекле программа чыгышында Россия кызларына тиңнәр табылмады. Пьедесталның иң биек баскычы кабат аларныкы булды. Комби ирекле программаны икенче төрле мини спектакль дип тә әйтергә була, анда ялгыз номерны да, дуэтны да, төркемнәр чыгышын да күрергә була. Ярышта барысы унике команда катнашты. Көрәшнең иң кызуын ахырга калдырганнар иде. Соңгы бишлектә медаль өчен, Россия спортчылары белән бергә, Кытай, Япония, Украина һәм Испания кызлары көрәште. Икенче урынга, һәрвакыттагыча, Кытай синхрончылары чыкты, өченче урынга япон кызлары лаек дип табылды. Украина синхрончыларына бу юлы да дүртенче урын белән генә канәгатьләнергә туры килде.

Шунысын да әйтергә кирәк: Россия командасы составында Татарстан данын яклаучы Лилия Низамова да бар иде.

1. Россия - 98.3000
2. Кытай - 96.2000
3. Япония - 93.8000

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading