16+

Россия җыелма командасының Мәскәүгә кайчан кайтачагы мәгълүм

Бу хакта “Шереметьево” халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу хакта “Шереметьево” халыкара аэропорты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия җыелмасы спортчылары Пхенчхандагы Олимпия уеннарыннан Мәскәүгә дүшәмбе көнне, 26 февральдә кайтачаклар.

Россия олимпиячеләре дүшәмбе “ "Шереметьево"” халыкара аэропортының D терминалына 18:00 сәгатьтә кайтып төшәчәк. Спортчыларны каршылау чарасында Россия спорт министры Павел Колобков, Россия Олимпия комитеты башлыгы Александр Жуков, Олимпиадада Россия спортчылар делегациясе җитәкчесе Станислав Поздняков катнаша.

Милләттәшебез Алинә Заһитованы каршы алырга Мәскәү татарларының да баруы көтелә, дип Мәскәү татарлары социаль челтәрләрдә фикер алыша.

Пхенчханда Олимпия уеннары якшәмбе көнне төгәлләнә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading