16+

Россиядә кайбер акчаларны яңартырга уйлыйлар

Җәй көне Россия Банкы 1000 һәм 5000 сумлык яңа, модернизацияләнгән банкнотларны тәкъдир итәргә планлаштыра, дип яза ТАСС агентлыгы.

Җәй көне Россия Банкы 1000 һәм 5000 сумлык яңа, модернизацияләнгән банкнотларны тәкъдир итәргә планлаштыра, дип яза ТАСС агентлыгы.

Россия Үзәк банкы рәисе урынбасары Сергей Белов сүзләренчә, акчалар берничә ел саен үзгәртелеп тора һәм ул купюраларны ныграк саклау өчен эшләнә. Яңа банкноталарның дизайны да үзгәрәчәк. Һәр купюра илнең бер федераль округына багышланачак.

Сергей Белов сүзләренчә, яңартылган 1000лектә Түбән Новгород Кремле, Дәүләт банкы бинасы яки Максим Горький һәйкәле сурәтләнергә мөмкин. Ә 5000лектә-Еатеринбург урамы урын алачак.

Россия Үзәк банкы планы буенча, киләсе елда ук 500 сум купюраны, ә 2025 елда 10 һәм 50 сумлыкны яңартырга ниятлиләр.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading