16+

Россиядә йөкле хатын-кызларны яклау, кайгырту турында канун эшләргә тәкъдим ителде

Инициатива Дәүләт Думасына җибәрелгән.

Инициатива Дәүләт Думасына җибәрелгән.

Милли ата-аналар комитетына нигез салучы, Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец «йөкле хатын-кызларның статусы һәм хокукый гарантияләре турында»гы канунны эшләү тәкъдиме белән чыкты. Биредә керем дәрәҗәсенә карамастан, бала көткән хатын-кызның социаль статусын ныгыту күздә тотыла. Шулай ук ул Россия Федерациясендә яшәүче һәр йөкле хатын-кызга дәүләт ярдәме гарантияләрен билгеләүне чагылдыра.

Тиешле мөрәҗәгатьләр Дәүләт Думасының сәламәтлекне саклау комитеты рәисе Бадма Башанкаев һәм Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты рәисенең беренче урынбасары Татьяна буцкая исеменә юнәлтелгән.
Волынец шулай ук, эшкә урнашу фактына карамастан, медицина исәбенә куелганнан соң йөкле хатын-кызларга аена минималь хезмәт хакының 1,5 процентыы күләмендә айлык акчалата түләүне раслауны сорый.
— Айлык түләүләрдән тыш, йөклелек вакытында катлаулыклар туган очракта, кирәкле ярдәм күрсәтү өчен, социаль хезмәткәр тарафыннан түләүсез ярдәм күрсәтүне кертүне сорыйм", — дип аңлатма биргән ул. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading