16+

Россиянең Топ-100 вузы исемлегендә Татарстаннан да 4 уку йорты бар

Россия вузларының ел саен төзелә торган рейтингы буенча, Татарстанның 4 югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән.

Россия вузларының ел саен төзелә торган рейтингы буенча, Татарстанның 4 югары уку йорты Россиянең Топ-100 вузы исемлегенә кергән.

Казан дәүләт медицина университеты 35 нче урыннан 31нче урынга күтәрелгән. КФУ былтыргы позициясен саклап калган: ул - 18 нче. Казан илкүләм тикшеренү технологик университеты - КХТИ 54 нче урыннан 62 нчегә, Казан илкүләм тикшеренү техник университеты - КАИ 60 нчы урыннан 63 нчегә төшкән.

"RAEX" агентлыгы рейтинг оештыру алдыннан статистик күрсәткечләрне исәпкә алган, шулай ук киң күләмле сораштырулар оештырылган. Аларда 17,4 меңләп респондент - эш бирүчеләр, академик һәм фәнни өлкә вәкилләре, студентлар, чыгарылыш сыйныф укучылары катнашкан.

Беренче урында былтыргы кебек үк - М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты. Биредә сыйфатлы белем алу өчен иң яхшы шартлар тудырылган, һәм фәнни-тикшеренү эшчәнлеге югары дәрәҗәдә тормышка ашырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading