Мәскәү, Петербург, Казан, Чабаксар, Йошкар-Ола, Чаллы, Түбән Кама, Әлмәт, Азнакай, Лениногорск, Урыссу, Җәлилдән иҗади командировкага килгән рәссамнар табигатьнең иң гүзәл - чәчәккә күмелгән вакытында ун көн дәвамында Баулыда иҗат иттеләр. Бүген алар, пленэрга йомгак ясап, Баулы мәдәният йортында зур күргәзмә ача.
- Баулы, гомумән, безне бик җылы каршы алды. Пленэрның ачылышында рәссамнарга хөрмәт күрсәтеп, хәтта концерт программасы әзерләгәннәр иде. «Иволга» шифаханәсендә яшәдек. Шифаханәгә юллама белән «Баулынефть» идарәсе тәэмин итте. Иҗади проектта 20 рәссам теркәлсәк тә, күргәзмәгә 39 иҗатчының эшләре куелды. Кайберәүләр, үзләре килмәсә дә, эшләрен җибәрделәр. Бу кылкаләм ияләренең мондый чараларга тартылуын күрсәтеп тора, - ди пленэрның кураторы, Татарстан Рәссамнар берлегенең көньяк-көнчыгыш төбәге җитәкчесе, халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗев.
Кунак ашы - кара-каршы дигәндәй, рәссамнар да хуҗалар алдында бурычлы булып калмаячак, пленэрда эшләнгән 25ләп эшне Баулыга бүләк итеп калдырачак алар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар