16+

Рөстәм Миңнеханов: "Баулыдагы хәл кабатланмаска тиеш"

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы 82 яшьлек пенсионерның үлеме уңаеннан якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәлләргә фикерен белдерде (Баулыда булган вакыйга вакытында Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Перуда иде): - Татарстаннан еракта, чит ил сәфәрендә булсам да, Баулы фаҗигасын игътибарсыз калдыра алмыйм. Өлкән яшьтәге кешенең үлеменә китергән дорфалык, миһербансызлык минем ачуымны...

Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов Баулыдагы 82 яшьлек пенсионерның үлеме уңаеннан якыннарының кайгысын уртаклашты. Бу хәлләргә фикерен белдерде (Баулыда булган вакыйга вакытында Рөстәм Миңнеханов эшлекле сәфәр белән Перуда иде):

- Татарстаннан еракта, чит ил сәфәрендә булсам да, Баулы фаҗигасын игътибарсыз калдыра алмыйм. Өлкән яшьтәге кешенең үлеменә китергән дорфалык, миһербансызлык минем ачуымны китерә. Зәйнулла Әбрәевның туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклашам. Мондый хәлнең ничек шулай килеп чыгуын да аңлавы кыен. Безнең гореф-гадәтләр, тәрбия бөтенләй башкага - өлкәннәргә хөрмәт белән карарга өйрәтә. Әлеге хәлгә ачыклык кертергә боердым, гаеплеләр барысы да җәзасын алачак, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан лидеры шулай ук район һәм шәһәр хакимияте башлыклары, министрлык, идарә тармагы, дәүләт хакимияте федераль оешмаларның җирле бүлек җитәкчеләренә өлкәннәр белән эшне аерым игътибар үзәгенә алырга боерды.

- Республикада мондый хәл башка кабатланмасын өчен барысын да эшләргә кирәк, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading