16+

Рөстәм Миңнеханов бүген Кырымның Россиягә кушылуына багышланган митинг-концертта катнаша

Бүген 17.00 сәгатьтә Казан үзәгендәге Меңьеллык мәйданында Кырым белән Севастопольнең Россия составына керүенә багышланган митинг-концерт узачак.

Анда республиканың әйдәп баручы коллективлары катнашыр дип көтелә. "Без бергә" дигән митинг-концертта иҗтимагый патриотик оешмалар һәм сәяси партияләр үз позицияләрен белдерергә ниятли. Чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.

Искәртеп узабыз: 2014 елның 14 мартында Кырымның Россия белән кушылуына багышланган референдум булды. Ул чакта Кырым һәм Севастополь халкы Россия составына керергә теләк белдерде.
Татарстан ярымутрауның тотрыклы үсешенә һәм гасырлар буе салынган элемтәләрне торгызуга үзеннән зур өлеш кертә, уртак икътисади, социаль һәм мәдәни проектларны тормышка ашыруда актив катнаша.

Татарстан башкаласында яшәүчеләр һәм кунакларны "Мы вместе" - "Без бергә" митинг-концертында көтеп калалар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading