16+

Рөстәм Миңнеханов Дублинда

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә киткән иде. Бүген дә эш сәфәре дәвам итә.

Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов кичә кич эш сәфәре белән Ирландия башкаласы Дублин шәһәренә киткән иде. Бүген дә эш сәфәре дәвам итә.

Дублинда Рөстәм Миңнеханов Ирландия эшлекле даирәләре вәкилләре белән очрашачак, «Google-Europe» компаниясендә булачак, "Ding" компаниясе, шулай ук башка инновацион мәйданчыклар эшчәнлеге белән танышачак.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнехановның Ирландия коммуникацияләр, энергетика һәм табигать ресурслары министры Алекс Уайт, Ирландия тышкы эшләр һәм сәүдә дәүләт министры - Эшлекле хезмәттәшлекне үстерү буенча Россия-Ирландия комитетының хөкүмәтара рәистәше Шон Шерлок һәм башкалар белән очрашуы планлаштырыла.

Рөстәм Миңнехановның һәм Татарстан Республикасы делегациясе әгъзаларының шулай ук Ирландия экосистемасын һәм Ирландия стартаплары инфраструктурасын презентацияләүдә, Илкүләм санлы фәнни-тикшеренү институтын (NDRC) тәкъдим итүдә катнашулары көтелә, дип белдерә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading