Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов VII чакырылыш Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирде. Хәләле белән бергә алар А.Н.Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты бинасында урнашкан 42 нче сайлау участогына килде, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
Тавыш биргәннән соң Рөстәм Миңнехановка "Мин тавыш бирдем!" дигән беләзек тапшырдылар. Журналистлар белән әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов республикада сайлауларга килүчеләрнең югары күрсәткечен тәэмин итү өчен зур әзерлек эшләре башкарылганны билгеләп үтте. "Кешеләр үзләренең республика үсешенә катнашы барлыкны тоя. Өстәвенә, без Мәскәүдә эшләячәк һәм Федераль Җыенның түбән палатасында Татарстан мәнфәгатьләрен яклаячак команданы сайлыйбыз. Анда Татарстан лаеклы тәкъдим ителер дип өметләнәм", - диде республика лидеры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар