16+

Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Экологлар көне белән котлый

Бүген экологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Экологлар көне, бөтен европа илләрендә дә диярлек билгеләнеп үтә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны экологлар көне белән котлады.

Бүген экологлар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгелиләр. Экологлар көне, бөтен европа илләрендә дә диярлек билгеләнеп үтә. Татарстан Республикасы Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны экологлар көне белән котлады.

- Бу табигатьне яклаучыларның һәм активист-экологларның һөнәри бәйрәме генә түгел, әйләнә-тирә мохитне саклау һәм торгызу кебек игелекле эшкә үз өлешен кертүче, уртак өебезнең хәзергесе һәм киләчәге турында кайгыртучы барлык кеше өчен дә мөһим көн.

Быелгы Эколог көненең Татарстан Республикасында Парклар һәм скверлар елы кысаларында билгеләп үтелүе аеруча әһәмияткә ия. Ул 2013 нче елда Россиядә үткәрелгән Экология елы, Татарстанда узган Экологик культура һәм әйләнә-тирә мохитне саклау елының дәвамы булып тора.

Без тормышка ашыра торган чаралар республикада уңайлы яшәү шартлары булдыруга, экологик иминлек һәм табигатьне саклау буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып баруга юнәлтелгән. Шуннан тыш, бу мөһим мәсьәләләрне комплекслы рәвештә чишү өчен һәм Татарстандагы су ресурсларының зур күләмдә булуын истә тотып, 2016 нчы елны су саклау зоналарына багышлау ниятләнә. Булдырылып килә торган җәмәгать парклары, уңайлыклы су объектлары кешеләргә табигать һәм бер-берсе белән якыннан аралашу мөмкинлеге тудырырлык итеп сакланачак һәм үстереләчәк.

Тирә-юньгә хөрмәт белән карау, уртак максатлар һәм аларны бергәләп тормышка ашыру теләге безгә республикабызның табигый мирасын саклап калырга гына түгел, арттырырга да мөмкинлек бирер дип ышанам.

Көндәлек эшчәнлеге әйләнә-тирә мохитне, табигый байлыкларыбызны саклау һәм арттыру белән бәйләнгән һәркемгә ихлас рәхмәтемне белдерәм, - ди Татарстан лидеры.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading