16+

Рөстәм Миңнеханов Казанда Шаляпин һәм Горький хөрмәтенә мемориаль композиция ачты

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Бүген Казанда опера җырчысы Федор Шаляпинга һәм язучы Максим Горькийга багышланган мемориаль композиция ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

— Якташыбыз, бөек артист Федор Шаляпинның тууына 150 ел тулу елында, рус теле көне алдыннан, без монда рус мәдәниятенең ике күренекле фигурасының дуслык бердәмлеге символына әверелгән музей янында җыелдык,-диде Рөстәм Миңнеханов.

Ул Горький һәм Шаляпинның бер-берсен абыйлар дип атауларын, аларны сәнгатькә, Ватанга һәм талантлы халкыбызга мәхәббәт берләштергәнен билгеләп үтте. "Казан алар өчен рухи үсеш һәм формалашу булган шәһәр булды. Бүген бу ике талантлы шәхес аларны яраткан шәһәр фонында янә бергә", - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Рәисе искәртүенчә, быел иң лаеклы яшь башкаручылар һәм музыкантлар өчен Федор Иванович Шаляпин исемендәге Республика премиясе булдырылачак.

Мемориаль композиция Горький һәм Шаляпин музее бинасы фасадына урнаштырылган. Яшь Максим Горький бюсты скульптор Иван Новоселов тарафыннан ясалган һәм 1967 елда биредә урнаштырылган. Бүген аны Федор Шаляпин бюсты, шулай ук скульптор Зөлфия Мөхәммәтьянованың «XIX һәм XX гасырлар чигендәге Казан күренешләре» панносы тулыландырды.

Исегезгә төшерәбез, быел Россиядә опера җырчысы Федор Шаляпинның тууына 150 ел һәм рус язучысы Максим Горькийның тууына 155 ел билгеләп үтелә.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading