16+

Рөстәм Миңнеханов круиз лайнерындагы россиялеләр дәвалана торган хастаханәдә булды

Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала.

Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала.

Казандагы Республика йогышлы авырулар хастаханәсенә Diamond Princess лайнерыннан китерелгән россиялеләрне карантин узу өчен бөтен кирәкле әйберләр белән тәэмин итәчәкләр, дип белдерде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген төнлә хастаханәдә булганнан соң. 

"Хастаханәгә китерелгән дүрт кеше — безнең республика гражданнары һәм бер бала. Сигез кеше дә бер корабта булган, үзара аралашкан. Аларның безнең республикада яшәүчеләр булуын, ә безнең йогышлы авырулар хастаханәсе бөтен таләпләргә туры килүен исәпкә алып, без Казан әлеге гражданнарны кабул итәргә сәләтле дигән карарга килдек. Пациентлар бу чорны узсын өчен, без барысын да тәэмин итәрбез дип ышанам", — дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Фото: "Татар-информ" МА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading