16+

Сабан туенда «Болгар радиосы» белән бергә бул!

23 июньдә «Болгар радиосы» Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка Сабан туе концертына чакыра!

Сабан туенда «Болгар радиосы» белән бергә бул!

23 июньдә «Болгар радиосы» Казанның Тынычлык бистәсендәге Каенлыкка Сабан туе концертына чакыра!

– Быел «Болгар радиосы» дүртенче тапкыр Казан Сабан туенда концерт оештыра. Концертта татар эстрадасының популяр җырчылары чыгыш ясар дип көтелә. Махсус кунак – Ришат Төхвәтуллин. Моннан тыш, алып баручылар төрле кызыклы уеннар уйнатачак, ярышлар уздырачак. Җиңүчеләрне «Болгар радио­сы»ннан истәлекле бүләкләр көтә. Кыскасы, казанлыларны һәм шәһәр кунакларын Сабан туен «Болгар радиосы» белән бергә үткәрергә чакырабыз! – дип сөйләде радионың баш мөхәррире Илфар Кәримов.

Аның сүзләренчә, төп мәйданга барысы да керә алмый, ә «Болгар радиосы» концертын теләгән һәркем күрә алачак. «Безне табу кыен түгел, Каенлыкка кергәч тә, иң беренче сәхнә – «Болгар радиосы»ныкы», – ди Илфар.

Бәйрәм концертында татар эстрадасының популяр артистлары Рифат Зарипов, Илсөя Бәдретдинова, Рәсим Низамов, Венера Ганиева, ИлСаф, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Зинира һәм Ризат Рамазановлар, Марсель Вәгыйзов, Вадим Захаров, Эльвира Хәйруллина, Чулпан Йосыпова, Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем, Эльмира Гыйлфанова һәм Рафил Җәләлиев, Айгөл һәм Ришат Шәйхетдиновлар, Илназ Сафиуллин, Алия Карачурина, Айнур Моратов, Винарис Илъегет, Ясмин, Илзидә Госманова, Алсу һәм Флорит Гыйздатуллиннар, Рәфинә Ганиуллина катнаша. Махсус кунак – Ришат Төхвәтуллин.

Сабан туе концертын «Болгар радиосы» ди-джейлары Рөстәм Гайзуллин белән Индира алып барачак. Чара Совет районы хакимияте белән берлектә оештырыла. Концерт 23 июньдә Тынычлык бистәсендәге Каенлыкта 11 сәгатьтә башлана. Килегез, күңелле булачак.
Элемтә өчен телефон: 89172663905 Эльвира.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading