16+

Сабантуйда ГТО тапшырабызмы?

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә.

"Президент белән бергә" республика хәрәкәте активистлары Сабан туенда катнашырга әзерләнә.

Татарстанның барлык районнарында бәйрәм барган көннәрдә хәрәкәтнең җирле бүлеге "Спорт Татарстаны" дип аталган үз мәйданчыкларын оештыра.Әлеге мәйданчыкларда республикада яшәүчеләр ГТО нормаларын тапшыруда үз көчләрен сынап карый алачак. Иң активларны истәлекле бүләкләр һәм Мактау грамоталары көтә. Бу ял көннәрендә Сабан туе Татарстанның 38 районында узачак. "Президент белән бергә" хәрәкәте активистлары халык арасында сәламәт яшәү рәвешен һәм спорт белән шөгыльләнүне пропагандалауга зур игътибар бирә. Бүгенге көндә Татарстан - спорт белән шөгыльләнү өчен яхшы инфраструктурасы булган Россиянең спорт башкаласы. Республикага Россия генә түгел, дөнья күләмендәге зур спорт ярышлары үткәрүне дә ышанып тапшыралар. Быелгы җәйдә Казанда Спортның су төрләре буенча дөнья чемпионаты узса, 2018 елда Татарстан футбол буенча дөнья чемпионаты этабын кабул итәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading