16+

Сак булыгыз, Татарстанда тагын боз явуы көтелә

Һава торышына килгәндә, 2 сентябрьдә республикада төнлә – 12 градус, көндез 22 градустан 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Һава торышына килгәндә, 2 сентябрьдә республикада төнлә – 12 градус, көндез 22 градустан 27 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

2 сентябрьдә төнлә һәм көндез урыны белән Татарстан һәм Казан территориясендә яшен, секундына 17-22 метр көчле җил, боз явуы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика буенча баш идарәсе хәбәр итә.

Ведомство хезмәткәрләре көчле җил вакытында урамга чыгуны чикләргә һәм биналарда калырга киңәш итә. Урамда реклама калканнары, элмә такталар, юл билгеләре, электр тапшыру линияләреннән ераграк торырга кирәк. Янгыр яуганда машина йөртүчеләргә юл хәрәкәте вакытында һәм җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда, шулай ук алар янында торганда сак булырга кирәк.

Һава торышына килгәндә, 2 сентябрьдә республикада төнлә – 12 градус, көндез  22 градустан  27 градуска кадәр җылы булуы көтелә.

Республика Гидрометеоүзәгенең фаразы буенча, 3 сентябрьдә һәм шимбә  4 сентябрьдә яңгырлар явачак. Җомга көнне төнге сәгатьләрдә 10нан  15 градуска кадәр җылы булачак, ә көндез +22дән югары булмаячак. Шимбә температура тагын бераз түбәнәячәк. Көндез +18 градус булыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading