16+

Сак булыгыз: урман бете уянды

Талпаннар апрель аенда йокыларыннан уяна. Моның өчен әллә ни эссе көн дә кирәкми. Аларга тереклек итү өчен +1-3 градус җылылык та җитә.

Талпаннар апрель аенда йокыларыннан уяна. Моның өчен әллә ни эссе көн дә кирәкми. Аларга тереклек итү өчен +1-3 градус җылылык та җитә.

Республикабыз халкы талпан кадалуына зарланып күбрәк мөрәҗәгать итә башлаган. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Баш дәүләт санитар табибы урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

Быел беренче тапкыр талпан тешләве 25 мартта, ә узган ел 10 апрельдә теркәлгән. Бүгенге көндә республиканың 25 районында 113 талпан тешләү очрагы теркәлгән. Шул исәптән, Казанда – 15, Чаллыда – 18 һәм Түбән Камада-17. Башка территорияләрдә аерым очраклар. 

Энцефалит вирусын йөртүчеләр җирдән 1,5 метрдан биек булмаган куе үлән арасында яши. Шуңа күрә ачык болын яки тугай, урманга караганда да куркынычрак, ди спикер,

—    Үзегездә тәнгә кадалган талпан тапсагыз, иң беренче чиратта тынычланыгыз. Бу очракта салкын акыл белән эш итәргә кирәк. Икенчедән, якындагы шифаханәгә мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз, - ди Любовь Авдонина.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading