16+

Салих Сәйдәшевка багышлап концерт

Иртәгә мәшһүр композиторыбыз Салих Сәйдәшевнең туган көне һәм Казанда аңа һәйкәл ачылуга 10 ел булу уңаеннан, беренче тапкыр "Халык мәхәббәте лауреаты" дип аталган профессиональ музыка бәйрәме булачак.

Әлеге бәйрәмне Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе, КФУ, "Сәйдәш" мәдәни үзәге оештырган. Проектның авторы - Россия һәм Татарстанның халык артисты, профессор Л.Г.Кустабаева. Казан мэриясе рәсми порталы хәбәр итүенчә, концертта Татарстанның танылган җырчылары, иҗат коллективлары һәм башкалар катнашачак. Бәйрәм Казанның Сул як Болак урамы буенча КФУ бинасы каршында куелган С.Сәйдәшев һәйкәле янында сәгать 17.00 дә башланыр дип көтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading