16+

Салкыннарга карамастан, мәктәпләр балаларны кабул итәчәкме?

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава температурасының шактый түбәнәюе көтелә.

Синоптиклар мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава температурасының шактый түбәнәюе көтелә.

Татарстанда 4 декабрь көнне һава торышының кискен салкынайтуы аркасында давыл турында кисәтү игълан иттеләр. Бу фактны исәпкә алып, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында мәктәпләрдә дәресләрнең нинди температурада туктатылуы турында хәбәр иттеләр.

Әгәр балалар белән өйдә калырлык кеше булмаса, мәктәп аларны нинди һава температурасы булуга карамастан кабул итәчәк.

«Бала белән педагоглар шөгыльләнәчәк, мәктәптә балага кайнар ризык ашатачаклар. Термометрлар нинди температура күрсәтүенә карамастан, Татарстан мәктәпләре һәм педагоглар коллективлары тулы составта элеккеге режимда эшли», – дип сөйләделәр Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Мәгариф оешмаларында температура режимы барлык нормаларга һәм таләпләргә туры килә, дип билгеләп үттеләр матбугат хезмәтендә. Министрлыкта нинди һава шартларында дәресләр кичектерелергә мөмкин булуы турында да искәрттеләр.

Аерым алганда, авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныф укучылары - 23 градус, ә шәһәр мәктәпләрендә башлангыч һәм авыл мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары һава температурасы -25 градус булганда, шулай ук шәһәр мәктәпләрендә 5-9 сыйныф укучылары өчен -27 градус булганда кичектерелергә мөмкин. 10-11 сыйныфта укучылар өчен дәресләр -30 градус булганда авыл мәктәпләрендә, ә шәһәрдә -32 градус булганда кичектерелә ала.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading