16+

Самолетлар төзекләндерелүгә җибәрелә

Казанга эш сәфәре белән Россия оборона министры Сергей Шойгу килеп китте. Министр Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов белән С.Туполев исемендәге Казан авиация заводы - "Туполев" берләшмәсе филиалында булды.

Сергей Шойгу авиация заводының җитештерү мәйданчыклары һәм цехлары белән танышып йөрде. Заводта ерак авиация паркын торгызу һәм тәэмин итү мәсьәләләре буенча эшлекле киңәшмә уздырды. Нәтиҗәдә, Россия хәрби-һава көчләре самолетларын төзекләндерү һәм модернизацияләү эшләренең күләмен, сыйфатын арттыру һәм башкару вакытын кыскарту бурычлары да куелды.

Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итүенчә,быел 12 "Ту-22М3" стратегик бомбардировщиклар кораллануга алыначак. Моннан тыш, 2 "Ту-160" стратегик ракета йөртүче самолет алына. Ә тагын алты "Ту-22М3" самолеты төзекләндерү һәм модернизацияләүгә җибәрелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading