16+

Саннар сөйли

Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган.

Саннар сөйли

Татарстан халкының 48 процентына грипптан прививка ясалган.

Шуларның 5 меңгә якыны – йөкле хатын-кыз.

Декабрьдә республикада янгынга каршы махсус режим кертеләчәк. 20 декабрьдән 8 гыйнварга кадәр пиротехника әйберләрен рөхсәт ителгән урында гына куллануны тикшерү буенча патруль эше оештырылачак.

2020 елдан Россиядә минималь хезмәт хакы күләме артачак. Моңа бәйле канун проектын Россия Дәүләт Думасы депутатлары икенче укылышта кабул итте. Канун проекты нигезендә, 1 гыйнвардан минималь хезмәт хакы 850 сумга артып, 12 130 сум тәшкил итәчәк. Быелның 1 гыйн­варында бу сумма 11 280 сум булган.

Росстат мәгълүматлары буенча, 2019 елның гыйнвар-сентябрь нәтиҗәләре буенча, Россия укытучылары аена уртача 40 мең сум хезмәт хакы алган. Чукоткада иң югары хезмәт хакы – 99 мең, иң түбәне Төньяк Осетиядә – 22 мең сум.

2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсиясе 6,6 процентка арта. Нәтиҗәдә, Яңа ел башыннан эшләмәүче пенсионерларның ими­ният пенсия­се күләме уртача алганда 16,4 мең сум тәшкил итәчәк. Бөек Ватан сугышында катнашканнар һәм инвалидларның пенсиясе 46,5 мең һәм 39,9 мең сумга җитәчәк.

Россиядә тыелган көчле препаратлар исемлеге киңәйтелде. Исемлеккә 3 «даруханә наркотигы» – прегабалин, тропикамид һәм тапентадол кергән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading