16+

"Сайлау участогыннан чыккач та үземне парашютта сикергән кебек хис иттем"

Минҗиһан Сабирова, пенсионер: - Кама Тамагы районында туып-үстем. Казанда 1954 елдан. Күп еллар "Татваленки" фабрикасында, башка заводларда эшләдем. Казан шул еллардан бирле нык үсте. Тынычлык булсын! Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер! Эльвира Мозжухина, укытучы: - Казан кызы мин.Туган шәһәремне бик яратам. Сайлауларда һәрваыт ктнашып киләм. Россия Дәүләт Дуасы депутатлары халык мәнфәгатен...

Минҗиһан Сабирова, пенсионер:
- Кама Тамагы районында туып-үстем. Казанда 1954 елдан. Күп еллар "Татваленки" фабрикасында, башка заводларда эшләдем. Казан шул еллардан бирле нык үсте. Тынычлык булсын! Бүгенге тормышыбыз Аллага шөкер!

Эльвира Мозжухина, укытучы:
- Казан кызы мин.Туган шәһәремне бик яратам. Сайлауларда һәрваыт ктнашып киләм. Россия Дәүләт Дуасы депутатлары халык мәнфәгатен кайгыртсын иде. Тормышларыбыз тагын да яхшырсын.

Габделхәй Шакиров, пенсионер:
- Казанга Биектаудан 1963 елда килгән идем. Хезмәт юлымның күп өлеше "Элекон" заводында узды. Аннан соң Яңа Савин районындагы юл төзү оешмасында эшләдем. Без -пенсионерларга инде байлык кирәкми. Иң зур байлык - тынычлык һәм сәламәтлек. Илләребездә тынычлык булсын!

Ксения Дружинина, студент:
- Сайлауларда беренче мәртәбә катнаштым. Нык дулкынландым, әле сайлау участогыннан чыккач та үземне парашютта сикергән кебек хис иттем. Мин социаль хезмәткәр булырга укыйм. Балалар бакчаларын, өлкән яшьтәгеләрне кайгырткан законнар кабул итсеннәр иде.

Флера Калмурзина, пенсионер:
- Татарстанның тарихи җирләре булган Биләрдә туып-үстем. Шунлыктан, Казан университетының тарих факультетын тәмамлавым да гаҗәп түгел. Унбер һөнәр үзләштердем, хәзер чигү чигәм. Теләгем шул - дөньялар имин булсын!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading