Мәгълүмат үзәгендә узган матбугат конференциясендә Татарстанның Үзәк сайлау комиссиясе сәркатибе Надежда Борисова сайлау барышы, беренче нәтиҗәләр белән таныштырды.
Сәгать 10.00гә алынган мәгълүматлар буенча, Татарстанда барлыгы 15,09 процент халык тавыш бирергә өлгергән. Узган ел исә сайлауларда бу вакытка 19,29 процент кеше сайлаган булган. "Бу сайлауларның сентябрь аенда узуы белән дә бәйле", - ди Надежда Борисова. Сайлауга килүчеләрнең күплеге буенча лидер районнар исемлегендә Апас районы тора. Анда сәгать унга 46,38 процент кеше тавыш биргән иде. Гомумән алганда, сайлаулар тыныч, оешкан төстә бара.
Сайлаулар буенча сораулар туса, (843) 2928514, 2925642 телефоны аша "кайнар элемтә" телефонына шалтыратырга да мөмкин. Шалтыратучыларның күбесе үзе теркәлгән сайлау участогын кайдан белергә, сайлауга баргач бирелгән беләзекләр белән нишләргә, башка шундый мәгълүмати характердагы сораулар белән мөрәҗәгать итә. "Әлегә зур шикаятьләр килгәне юк. Бер участокта видеокамераларның дөрес урнаштырылмавына кагылышлы мәсьәлә тиз арада хәл ителде", - диде Надежда Борисова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар