16+

Сентябрь аенда нинди һава торышы көтелә?

Явым-төшем буенча да хәбәрләр бар.

Явым-төшем буенча да хәбәрләр бар.

Татарстанда сентябрь ае гадәттәгедән җылырак булыр дип көтелә, дип яза "Татарстан 24". Татарстанның Гидрометеоүзәге мәгълүматлары буенча, көзнең беренче аенда һаваның уртача температурасы климат нормасыннан артып китәчәк.
Республика өчен норма -  +11,9 градус, ә Казан өчен - +12,3 градус. Быел сентябрьдә уртача температура +12,9 һәм +13,3 градуска җитәчәк.
Айлык явым-төшем күләме, фаразлар буенча, нормага якын булачак. Төбәк өчен норма 48 миллиметр санала, ә Казан өчен - 50 миллиметр.

Язмага реакция белдерегез

1

1

0

0

3

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading