16+

Сентябрь аенда узачак “финал уенына” иң лаеклылар чыгар

22 май көнне илнең барлык төбәкләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеләү буенча алдан тавыш бирү узачак. Бу көнне республикада иртәнге 8дән кичке сәгать 8гә кадәр 560 исәпләү участогы эшләячәк. Тамганы бюллетеньдә күрсәтелгән кандидатларның берьюлы берничәсенә куярга ярый. Татарстанда алдан тавыш бирүдә катнашырга 70 кандидат...

22 май көнне илнең барлык төбәкләрендә Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар итеп тәкъдим итү өчен кандидатуралар билгеләү буенча алдан тавыш бирү узачак. Бу көнне республикада иртәнге 8дән кичке сәгать 8гә кадәр 560 исәпләү участогы эшләячәк. Тамганы бюллетеньдә күрсәтелгән кандидатларның берьюлы берничәсенә куярга ярый. Татарстанда алдан тавыш бирүдә катнашырга 70 кандидат...

"Бердәм Россия" партиясенең Татарстанда алдан тавыш бирүне оештыру төбәк комитеты җитәкчесе Юрий Камалтынов сүзләренчә, алдан тавыш бирүгә әзерлекнең җаваплы этабы тәмамланган. Депутатлыкка кандидат булырга теләгән 81 кешедән гариза кабул ителгән, берничәсенең документлары кире кагылган, тагын берничәсе, документларын вакытында тапшырмаган өчен, исемлектән төшеп калган. Кандидатларның 47се - бердәм округ, 39ы - бер мандатлы округлар буенча катнаша.

- Дебатлардан күренгәнчә, көчле команда тупланды. Алар арасында көндәшлек тә көчле. 16 марттан бирле алдан тавыш бирүдә катнашучылар белән очрашулар оештырылып килә, барысы шундый 31 очрашу узды. 2 апрельдән дебатлар башланды. Дебатларны "Бердәм Россия"нең er.ru, tatarstan.er.ru сайтларында карарга була. Май аенда аларны телевидениедә турыдан-туры трансляцияләү дә каралган, - дип сөйләде журналистларга Юрий Камалтынов.

Гомумроссия Халык фронты иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллин алдан тавыш бирүгә әзерлекнең ачык шартларда узуын әйтә.
- Кандидатларга үз фикерләрен-идеяләрен әйтергә тулы мөмкинлек бирелде. Без халыкка үз сүзебезне җиткерәбез, ә алар, үз чиратларында, сайлау участокларына кем өчен тавыш бирергә кирәклеген белеп килә, - ди ул.

Татарстанның Су полосы федерациясе вице-президенты Ирек Зиннуров сайлау алды программасында - яшьләр сәясәтен, җиңел атлетика буенча Россиянең атказанган тренеры Ольга Павлова исә спорт һәм сәламәтлеккә кагылышлы мәсьәләләрен күтәрүләрен җиткерделәр.
Ирек Зиннуров сүзләренчә, халык депутат булырга кандидатлыкка баручыларны белми түгел, белә.
- Бассейнда күргән кешеләр минем белән тренер буларак түгел, ә кандидат буларак килеп сөйләшәләр. Халык үз сүзен әйтер. Мин сайлауларны спорт белән чагыштырам. Җыелма командага иң көчлеләр генә алына. Монда да сентябрь аенда узачак "финал уенына" иң лаеклылар чыгар дип уйлыйм, - ди Ирек Зиннуров.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading