16+

Сергей Лазарев сәхнәдә аңын җуеп егылган (ВИДЕО)

Россия җырчысы Сергей Лазарев Санкт-Петербургта барган концертында аңын югалтып егылган.

Россия җырчысы Сергей Лазарев Санкт-Петербургта барган концертында аңын югалтып егылган.

Life78 хәбәр итүенчә, тамашачыга рәхмәт сүзләрен җиткергәндә, ул кинәт туктап калган, аннары башы әйләнеп ауган. Халык исә нәрсә булганын тиз генә аңлап та җиткермәгән. Сәхнә идәнендә яткан артистны алкышларга күмгән алар. Аннары Лазаревны сәхнә артына алып кереп киткәннәр. Әлегә артистның хәле турында мәгълүматлар юк.
Сүз уңаеннан, Сергей Лазарев "Евровидение 2016" бәйгесендә Россия данын яклап чыгыш ясаячак. Ул анда "You Are the Only One" җырын башкарачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading