16+

Сергей Погодин: «Хәрби кеше булу, армия хезмәте узу – дәрәҗә ул»

Россия армиясендә хезмәт итүче якташларыбызның барысы да исән-саулар. Чакырылыштагы, ягъни бер ел хәрби хезмәт узучылар Сүриягә җибәрелми.

Сергей Погодин: «Хәрби кеше булу, армия хезмәте узу – дәрәҗә ул»

Россия армиясендә хезмәт итүче якташларыбызның барысы да исән-саулар. Чакырылыштагы, ягъни бер ел хәрби хезмәт узучылар Сүриягә җибәрелми.

Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә әйтте бу тынычландыргыч сүзләрне.

– Республика 46 хәрби часть белән шефлык элемтәләрендә тора. Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил дә, хәрби комиссариат та хәлне күзәтә. Шәһәр һәм район җитәкчеләре, ата-аналар делегациясе хәрби частьләргә бара. Концерт программасы белән “Татар милли ашлары көне” оештыру матур традициягә керде. Әлеге чарада хәрби частьтәге барлык милләт кешеләре катнаша, бу көн зур бәйрәмгә әверелә,– диде Сергей Погодин.

Кызыл Армия төзелүгә, шулай ук хәрби комиссариатлар оештырылуга 100 ел тула быел.

– Татарстан илнең Кораллы Көчләрен ныгытуга һәрвакыт лаеклы өлеш кертте. Бөек Ватан сугышында республикадан 35 кеше Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. Шул батырлардан бүген Борис Кузнецов кына исән. Күз тимәсен, Герой Борис Кузнецов бүген дә җәмәгать активисты. Тагын бер якташыбыз капитан Марат Әхмәтшинга Сүриядәге батырлыгы өчен Россия Федерациясе Герое исеме бирелде, – диде Сергей Погодин.

Әфганстанда һәм башка “кайнар нокталарда” сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан якташларыбыз хөрмәтенә Казанда Җиңү паркында 2019 елның 15 февралендә һәйкәл ачылачак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның, премьер-министр Алексей Песошинның республикада яшьләрне армия хезмәтенә әзерләүгә, хәрби-патриотик тәрбиягә зур игътибар күрсәтүләрен рәхмәт хисләрендә телгә алды.

Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты җитәкчесе Виталий Елагин сөйләгәнчә, республикада ел саен 700-1000 кеше контракт буенча армиягә китә.

– Теләге булган хатын-кызлардан да гаризалар кабул ителә. Алар медицина һәм элемтә частьләрендә хезәт итәләр, – диде Виталий Елагин.

Контракттагы хәрбиләрнең уртача хезмә хакы 19 мең сумнан 40 мең сумга кадәр. Ерак Себердә сержантның хезмәт хакы 60 мең сум. Таҗикстанда хезмәт итүчеләргә 45 процент өстәмә түләнә.
Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин үзенең йомгаклау сүзендә армия хезмәтенең тормыш мәктәбе булуын, эшкә урнашуда киң мөмкинлекләр тудыруын әйтте.

– Ватанны саклаучылар көне белән бүген хәрби хезмәт узучыларны, ветераннарны котлыйм! Хәрби кеше, армия хезмәте узу – дәрәҗә ул, – диде генерал-майор Сергей Погодин.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading