16+

Шоферлар колагына: республикада “Каршы полоса” профилактик операциясе башланды

Республикада 23 июньнән “Каршы полоса” профилактика чарасы башланды.

Республикада 23 июньнән “Каршы полоса” профилактика чарасы башланды.

Тиешсез урында транспорт чарасын куып узып китү сәбәпле килеп чыккан юл һәлакәтләрен кисәтү, булдырмау  максатында Татарстанда 23 июньнән “Каршы полоса” профилактика  чарасы узачак.

Әйтик, агымдагы елның биш аенда гына да Татарстанда каршы як полосага чыгу нәтиҗәсендә 143 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан, аларда 51 кеше һәлак булган һәм 237 кеше зыян күргән.

Каршы полоса буенча хәрәкәт иткән өчен штрафның күләме 5 мең сум тәшкил итә яисә 4-6 айга  машина  йөртү хокукыннан мәхрүм ителү каралган.

Чара барышында юл хәрәкәте  кагыйдәләрен туры сызыкны кисеп, каршы як полосага чыгып бозучыларны ачыклауга игътибар артачак. Ул 2 июльгә кадәр дәвам итә

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading