16+

Шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертелде

Бүген Казан шәһәре Думасының 42 нче сессиясе башланды.

Бүген Казан шәһәре Думасының 42 нче сессиясе башланды.

Анда катнашкан ТР Дәүләт Советы депутатлары, республика министрлыклары һәм ведомстволары вәкилләре, эшмәкәрләр, бизнес-структура җитәкчеләре шәһәр өчен мөһим мәсьәләләрне хәл итәләр. Шулай ук, Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын республика башкаласында бәйрәм итү чаралары да тәгаенланды. Мөһим сөйләшүләр башланганчы, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин шәһәр үсешенә сизелерлек өлеш керткән бер төркем казанлыларга бүләкләр тапшырды. Сессия утырышында төп мәсьәләләрнең берсе "Казан шәһәре муниципаль берәмлегенең 2015 елга һәм планлы 2016, 2017 елларга бюджеты турында"гы карарына үзгәрешләр кертелү булгандыр, мөгаен. Башкалабызга югары тизлекле 3 секцияле трамвайлар алуга, шулай ук вакытлыча тору пунктына урнашкан Украина гражданнарын һәм гражданлыгы булмаган кешеләрне социаль-көнкүреш чаралары белән тәэмин итү өчен барлыгы 378 миллион сумнан артык өстәмә финанс ярдәме бүлеп бирелгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading