16+

Шәһәр яны поездларының хәрәкәт тәртибе үзгәрә

18 һәм 24 нче мартта Зөя - Яшел Үзән аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 6003 нче номерлы Казан - Зөя (сәгать 12:23 китә - 13:44 килә) һәм 6004 нче номерлы Зөя...

18 һәм 24 нче мартта Зөя - Яшел Үзән аралыгында ремонт эшләре башкару сәбәпле дүрт шәһәр яны поездының хәрәкәт тәртибе үзгәрәчәк. Бу хакта Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

6003 нче номерлы Казан - Зөя (сәгать 12:23 китә - 13:44 килә) һәм 6004 нче номерлы Зөя - Казан (14:22 китә - 15:40 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк, Зөя - Яшел Үзән участогында расписаниедән алыначаклар.

6365 нче Казан - Албаба (13:50 китә - 15:45 килә) һәм 6366 нчы номерлы Албаба - Казан (16:30 китә - 18:27 килә) поездлары Яшел Үзән станциясенә кадәр хәрәкәт итәчәк, Яшел Үзән - Албаба участогында расписаниедән алыначаклар.

Шәһәр яны поездлары хәрәкәте расписаниесе турында тулырак мәгълүматны билет кассаларында һәм шулай ук "Содружество" җәмгыятенең www.sodruzhestvoppk.ru сайтында белергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading