16+

«Шәһри Казан» – җиңүче!

Экстремистлыкка каршы тору проблематикасы буенча иң яхшы журналистлык эшенә республика бәйгесе 2013 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәр барды.

«Шәһри Казан» – җиңүче!

Экстремистлыкка каршы тору проблематикасы буенча иң яхшы журналистлык эшенә республика бәйгесе 2013 елның 1 гыйнварыннан 30 сентябрьгә кадәр барды.

«Татмедиа» басма һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгы тарафыннан оештырылган бәйгедә экстремистлыкка каршы тору һәм аны профилактикалауга юнәлдерелгән һәм социаль әһәмияткә ия булган публикацияләрне һәм программаларны гамәлгә ашыручы милләтара һәм конфессияара тынычлык белән килешеп яшәүне пропагандалаучы редакцияләрдә аерым авторлар яки авторлык төркемнәре дә катнаша ала иде. Бәйгегә «Татмедиа» агентлыгы җитәкчесе Ирек Миңнәхмәтов җитәкчелегендә кичә - 4 декабрь көнне йомгак ясалды. Җиңүчеләр арасында «Шәһри Казан» редакциясе коллективы да бар. Газетабыз «Татарстан Республикасында террорчылык һәм экстремистлыкка каршы тору һәм аны профилактикалау темасын яктырту буенча басма матбугат чараларындагы иң яхшы публикация» номинациясендә беренче урынга лаек булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading