16+

Сигез томлык рухи байлык дөнья күрәчәк

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сигез томлык ”Татар әдәбияты тарихы” эшләнә. Әлеге хезмәт Татарстан Хөкүмәтенең бурычы буларак “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә 5 том дөнья күреп, киң укучы кулына барып ирешкән.

Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында сигез томлык ”Татар әдәбияты тарихы” эшләнә. Әлеге хезмәт Татарстан Хөкүмәтенең бурычы буларак “2014-2020 елларга Татарстан Республикасы дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасында башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү” дәүләт программасы нигезендә тормышка ашырыла. Бүгенге көнгә 5 том дөнья күреп, киң укучы кулына барып ирешкән.

Тиражы  1500данә булган бу томнар китапханәләргә, мәктәп-гимназияләргә, югары уку йортларына  җибәрелгән. Әлеге  баһәсе булмаган  кыйммәтле рухи байлыгыбызны туплауда эшләүче галимнәр “Татаринформ” мәгълүмат агентлыгында булган матбугат киңәшмәсендә бу хакта тәфсилләп сөйләделәр.

- Бик борынгы һәм бик бай әдәбиятыбызның тарихын барлау, аны системага салуның зарурлыгын ХХ йөз башында ук аңлаганнар.  Ләкин 1917 елгы инкыйлаб аны туктатып торган, - диде татар әдәбиятын өйрәнү тарихына тукталып, Татарстан Республикасы  Фәннәр академияснең вице-президенты Дания Заһидуллина, бу эшнең башында торган Газиз Гөбәйдуллин, Гали Рәхим исемнәрен зур хөрмәт белән искә алып.  

 Татар әдәбияты тарихын өйрәнүнең аннан соңгы еллардагы чоры бик аянычлы, фаҗигале. Репрессия елларында рухи байлыгыбызны барларга тырышучылар да эзәрлекләнгән.

-1984-2001 елларда төзелгән алты томлыкта татар халкының, әдәбиятының, тарихының тирән катламнары барланып, халыкның рухи тормышындагы урыны, үсеш-үзгәреш тенденцияләре билгеләнә. Сүз сәнгатенең аерым этап-чорларына  күзәтү ясалып, әйдәп баручы  әдипләрнең иҗат портретлары бирелә. Шуның белән бергә  марксистик-ленинчыл тәгълимәткә нигезләнеп эшләнгән алтытомлыкта (моннан бары тик алтынчы том гына азат) татар әдәбияты тарихы бөтен тулылыгында һәм эстетик байлыгында ачылмавын һәм бәяләнмәвен күрәбез. Сигезтомлылыкта әдәбият тарихының рухи мирасны бөтен тулылыгында һәм бербөтен күренеш буларак үзенең эчке закончалыкларына бәйле  үсеп-үзгәреп торучы иҗтимагый күренеш итеп һәм әдәбият фәне казанышларына нигезләнеп өйрәнү тора, - диде профессор Дания ханым,  бурычларын һәм максатларын билгеләп.

- Сигез томлык түбәндәгечә бүленде, һәркайсы өчен җаваплы галим билгеләнде, - диде, институтның әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов. - 1нче том – “Борынгы чорлардан ХV гасырга кадәр” (Марсель Бакиров) ,2нче том “XV-XVIгасырлардан XVIII гасыр ахырына кадәр” ( Хатыйп Миңнегулов), 3нче том “ХIХ гасыр” (Фоат Галимуллин), 4нче том “XX  башы” (Резеда Ганиева) , 5нче том  “1917-1956 еллар”, (Дания Заһидуллина),   соңгы ике том  бүгенге көн әдәбиятына багышланачак.  

Сигез томның да төзүчесе һәм җаваплы сәркәтибе Равил Рахмани да бу зур һәм бик кирәкле эшнең үзенчәлекләре белән таныштырды. Әйтик, Такташ “Нәни разбойнигы”нда муллаларны кыйнап китәрмен, дигән. “Бу бүгенге чорга туры килми”, - дючеләр дә бар. Ләкин ул үз заманы өчен актуаль булган, - дип әдәбиятның тарих белән турыдан туры бәйләнешен ассызыклады.

Сигезтомлыкта Татарстанда гына түгел, читтә яшәп иҗат итүче әдип-шагыйрьләр иҗатын чагылдырырга да җыенуларын, 6-8 томнарда аларга махсус күзәтүләр урын алып, киң танылган язучы-шагыйрьләр иҗатына бәя бирү күздә тотылуын да әйттеләр галимнәр.
 
Ел саен -  бер том, соңгы сигезенчесе 2020елда дөнья күрергә тиеш.  Әлеге  зур эшнең башында торучы галимнәр киләчәктә бу титаник  хезмәтне киңкатлам укучыга ирештерер өчен күбрәк тираж белән бастырырга һәм рус теленә дә тәрҗемә итәргә җыенуларын белдерделәр.
Халыкның сигез томга да көчкә сыя торган бай әдәбият тарихы бар икән, димәк ул - бөек халык. Бу томнар шуны тагын бер тапкыр дәлилли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading