16+

Синоптиклар һава торышының бозылуы турында кисәтә

Синоптиклар 23 август киченнән 24 августның 18:00 сәгатенә кадәр һава торышы бозылуы турында кисәтә.

Синоптиклар 23 август киченнән 24 августның 18:00 сәгатенә кадәр һава торышы бозылуы турында кисәтә.

Әлеге вакыт аралыгында Татарстанда 17-22 м/с тизлектәге көньяк-көнбатыштан җил исүе, кыска вакытлы яңгырлар, урыны белән яшен булуы мөмкин. Төнлә 16-21 градус җылы булса, көндез 29-34 градус җылы булуы көтелә.

26 августтан Татарстанның кайбер районнарында һава температурасының бераз төшүе көтелә: җылылык 22-27 градусны тәшкил итәчәк. Көнчыгыш районнарда исә эсселәр китәргә җыенмый - көндезләрен анда 31 градус җылы булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading