16+

Синоптиклар фазары: республикада кырау көтелә

Татарстан территориясендә кыраулар турында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

Татарстан территориясендә кыраулар турында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге.

6 сентябрьдә төнлә һәм иртән республикада минус 1 градуска кадәр салкыннар көтелә, дип кисәтә синоптиклар.

Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак, җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә. Төнге сәгатьләрдә плюс 1-6 градус булачак, урыны белән кырау булачак. Көндез һава торышы плюс 11-16 градустан да югары булмас, дип фаразлана.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading