16+

Сәламәтлек саклау министрлыгында Тукай соңгы көннәрен үткәргән бүлмәдә мини-музей ачылган

Казанда Габдулла Тукай истәлегенә гадәти булмаган музей эшли. Бу турыда Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Казанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы бинасында, шагыйрьнең мини-музее урнашты. Бу – Габдулла Тукай үзенең соңгы көннәрен үткәргән мемориаль бүлмә", диелгән әлеге хәбәрдә.

Музей 1997 елга кадәр эшләгән. Шуннан соң хастаханә төзекләндерү өчен ябылгач, музей да эшен туктатып торган. Капиталь ремонт төгәлләнгәч, мемориаль бүлмә 2006 елда Островский урамындагы 16 нчы йорттагы бинада кабат ачылган.

26 апрельдә бөек татар шагыйре, публицист, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Габдулла Тукай тууына 132 ел (1886) тула. 1913 елның 15 апрелендә, 27 яше туларга берничә көн алдан, шагыйрь вафат булды.

Татар-информ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading