16+

«Сәләт»тә җәй бушка үтмәде 

 «Быелгы “Сәләтле” җәй илдәге эпидемиологик ситуация аркасында бераз соңрак – 1 нче июльдән башланды. Башка берни дә үзгәрмәде диярлек: аланнарның Татарстанда үткәннәре традицион рәвештә узды, форумнарның алтысы да гөрләде.

 «Быелгы “Сәләтле” җәй илдәге эпидемиологик ситуация аркасында бераз соңрак – 1 нче июльдән башланды. Башка берни дә үзгәрмәде диярлек: аланнарның Татарстанда үткәннәре традицион рәвештә узды, форумнарның алтысы да гөрләде.

Гомумән, форумнарда быел 19 мең кеше катнашты, шуларның 12 меңе – онлайн-форматта. Моның өчен уникаль яңа мәйданчык – «Selet Live» үз эшен тәүлек дәвамында алып барды. Видеоларны хәзер дә ютубта карап була», – дип уртаклашты «Сәләт» яшьләр үзәге директоры Айгөл Габдрахманова. 

Җәйге аланнарның координаторы, «зур абыйсы» Игорь Смирнов исә иң зур рәхмәтләрен әйдаманнарга җиткерде. «Аланнар буламы-юкмы икәнен белмибез. Шулай да әйдаманнар бу очракта да башланган эшләрен ташламады, соңгы көнгә хәтле командада булдылар», – диде ул. 

 «Сәләт» өчен шактый мөһим булган тагын берничә вакыйга:  

 Лаеш районындагы «Йолдызлы» базасына ремонт ясалу; 

*Кама тамагы районында нульдән төзелгән, «Сәләт» аланнары өчен эшләнгән «Аргамак» базасы ачылу; 

*Кечкенә сәләтлеләр өчен 51 нче мәктәп нигезендә ачылган «Асылташ» мәктәбенә беренче укучыларны кабул итү (1 нче «Ә»сыйныфында 11 бала укый, алар белән оешма активистлары, остазлар эшли, нәни сәлкешләр «Сәләт» принциплары буенча укыйлар). 

Әйтеп китәргә кирәк, быел Татарстанда чатырлы аланнардан бары тик «Сәләт» кенә үткәрелү мөмкинлегенә ия булды. Бу, әлбәттә, аның дәрәҗәсен бик күтәрә. Алдагы проектларда, һәр эшләрендә, киләсе җәйләрендә «Сәләт»кә уңышлар телибез! Сезнең белән безнең җәйләребез, балаларыбызның җәйләре бушка үтми дигән өметтә яшибез. 

P.S. Мин үзем дә быел «Сәләт»тә әйдаман булган бәхетле кеше. Коронавирус дигән куркыныч сүзнең монда исе дә юк иде. Барысы да уйланылган, барысы да уңай һәм комфорт белән. Безнең 2020 нче елгы җәй башка җәйләрдән формаль моментлар белән бераз аерылса да, эмоциональ яктан да, программасы белән дә иң-иңе дип истә калачак! 

Әдилә Закирова 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading