16+

Сочига ГТО тапшырырга барабыз

4 - 8 апрелдә Сочида ГТО тапшыру буенча IV Спорт-белем бирү фестивале узачак.

4 - 8 апрелдә Сочида ГТО тапшыру буенча IV Спорт-белем бирү фестивале узачак.

Фестиваль кысаларында төркем арасында ярышлар, фәнни бәйгеләр дә булыр дип көтелә. Биредә мәктәп укучылары, студентлар катнаша ала. Алар ярышларда үзләренең көчле, җитез, түземле икәнлекләрен күрсәтәчәк. Фестивальдә катнашу өчен гаризалар 20 мартка кадәр кабул ителә, катнашучылар саны чикләнгән.

Фестиваль «Олимпийское завтра России» Бөтенроссия яшьләр форумы кысаларында оештырылган. Әлеге форум 2013 елдан бирле үткәрелеп килә. 2013 елда Сочида беренче тапкыр узган бу форумда Россиянең 55 төбәгеннән 3 меңнән артык яшьләр катнашкан булган. Форумга гадәттә, танылган спортчылар: берничә тапкыр дөнья чемпионнары Александр Дитятин, Алексей Воевода, Дмитрий Саутин һәм башкалар чакырыла.Тулырак мәгълүматны www.olymp.mir-obr.ru сайтында укырга мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading