16+

Сочида һәлак булган Татарстан малаен иртәгә соңгы юлга озаталар

Түбән Кама мэры Айдар Метшин Сочида һәлак булган малайның гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Түбән Кама мэры Айдар Метшин Сочида һәлак булган малайның гаиләсенең кайгысын уртаклаша.

Малайның әти-әнисе ТАНЕКО һәм НКНХ заводында эшләгәннәр. Завод җитәкчелеге әлеге гаиләгә ярдәм күрсәтәчәк, ә аның үтәлешен мэр контрольдә тотачак, дип хәбәр итә җирле рәсми сайт.

Исегезгә төшерәбез, Сочи шәһәрендәге көчле яңгырлар фаҗигале хәлләргә сәбәпче булды. Татарстаннан Лазаревскоега ял итәргә барган әби оныгы (элегрәк әнисе белән дип хәбәр ителгән иде) белән шәһәр урамыннан барганда, ливневка люгы ачык калган булып, бала шунда төшеп киткән.

Ачыргаланып кычкырган, ярдәм сораганны төшергән видео интернетта да пәйда булды. Әби бала төшеп киткән тишеккә үзе дә төшеп аны эзләмәкче булган, ләкин таба алмаган.

Коткаручылар баланың шәһәр астыннан аккан елгага эләгеп, диңгезгә агып киткәнен ачыклый. Баланың мәетен диңгез буеннан тапканнар.

Сочи мэриясе әлеге гаиләнең кайгысын уртаклаша, аларның яшәү һәм юл чыгымнарын капларга вәгъдә биргән. Хәзер әлеге факт буенча тикшерү эшләре бара.

Бүген баланың мәетен Татарстанга алып кайталар, аны иртәгә Аксубай районында соңгы юлга озатачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading