16+

Шойгу МХОда һәлак булган сугышчының соңгы үтенечен үтәргә кушкан

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Донецкта һәлак булган Россия Кораллы Көчләре солдаты Роман Рудаковның соңгы үтенечен үтәргә кушкан.

Россия Оборона министры Сергей Шойгу Донецкта һәлак булган Россия Кораллы Көчләре солдаты Роман Рудаковның соңгы үтенечен үтәргә кушкан.

"Россия Федерациясе Оборона министры, армия генералы Сергей Шойгу хәрби Роман Рудаковның "Әнием, апам һәм абыем турында кайгыртыгыз" дигән соңгы үтенечен үтәргә кушты", — диелә хәбәрдә.

Элегрәк мәгьлүм булганча, Россия сугышчылары ДНРның Марьинка шәһәрен Украина сугышчыларыннан чистарту ("зачистка") вакытында хәрби Рудаковның соңгы хатын табалар, анда ул туганнары турында кайгыртуларын сорый.

Марьинканы чистарту вакытында Романның соңгы хаты табыла, анда ул: «Бу хатны кем табачак, әнием, сеңлем һәм энем турында кайгыртыгыз» дип язган була.

Янәшәдә тугыз егетнең мәете табыла. Алдан алынган мәгълүматлар буенча, Россия штурм төркеме тозакка (засадага) эләгә һәм чолгап алына.

Фото: социаль челтәрләрдән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading