16+

«Солнечный зайчик» яңа талантлар эзли

«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте, республика күләмендә тугызынчы мәртәбә уздырылучы энергия саклау темасына багышланган «Солнечный зайчик» конкурсына, балалардан иҗади эшләр кабул итә.

«Татэнергосбыт» акционерлык җәмгыяте, республика күләмендә тугызынчы мәртәбә уздырылучы энергия саклау темасына багышланган «Солнечный зайчик» конкурсына, балалардан иҗади эшләр кабул итә.

«Татэнергосбыт» акционерлар җәмгыяте балаларда энергоресурсларны саклауга карата кызыксынуны арттыру һәм үсеп килүче яшьләрдә энергияне саклауны күз уңында тоткан яшәү рәвеше тәрбияләү максаты белән конкурс оештыра.

Быел оештыручылар, конкурсның төп кагыйдәләренә үзгәртүләр кертергә кирәк, дигән фикердә. Катнашучыларда конкурс белән кызыксыну артуны исәпкә алып, номинацияләр исемлеге зурайтылган. Хәзер рәсемнәр һәм шигырьләр, хикәяләрдән кала, энергия саклау темасына караган төрле, үзенчәлекле кул эшләнмәләре дә тәкъдим итәргә мөмкин. Шулай ук «Иң яхшы хикәя яки шигырь» номинациясендә яшь категорияләре дә үзгәрде.

Конкурста катнашу өчен гаризалар 2018 елның 1 апреленнән башлап, 30 сентябренә кадәр кабул ителә. Иҗади эшләрне Татарстанда яшәүче, 4 яшьтән алып 17 яшькә кадәр булган балалар һәм укучылар тәкъдим итә ала. Катнашучыларга махсус анкета тутырып, аны үзеңнең иҗади эшең белән бергә якындагы «Татэнергосбыт» АҖ филиалы, яки клиентларга хезмәт күрсәтү офисларына, яисә түбәндәге адреска почта аша җибәрергә кирәк: 420059, Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 110 йорт.

«Иң яхшы хикәя яки шигырь» һәм «Иң яхшы кул эшләнмәсе» номинацияләрендә катнашу өчен гаризаларны конкурс оештыручыларының электрон почталарына җибәрергә кирәк: pc@tatenergosbyt.ru.

Конкурсның яңартылган Положениесе белән сез «Татэнергосбыт» АҖ рәсми сайтында таныша аласыз. Ә үзегезне кызыксындырган сорауларны шушы телефон номерына шалтыратып бирергә була: 8 (843) 567-71-14, 567-71-99.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading