16+

Соравың булса, машинага сал

Татарстанда «Бердәм Россия» партия­сенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьә­ләләре буенча күчмә кабул итү пунктлары эшли.

Соравың булса, машинага сал

Татарстанда «Бердәм Россия» партия­сенең торак-коммуналь хуҗалык мәсьә­ләләре буенча күчмә кабул итү пунктлары эшли.

Белгечләр көн саен алты машинада районнарга барып, халык наказларын тыңлый. Әлеге күчмә колоннага торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы махсус бригада өстәлде. Бу проектның авторы - Россия Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы Александр Сидякин. Ул бер үк вакытта «Белемле кулланучы мәктәбе» проектының федераль кураторы да.

Казанда күчмә пункт Җиңү проспектындагы 27нче йорт ишегалдында эшләде. Микрорайонда яшәүчеләргә торак-коммуналь хуҗалыкка кагылышлы сорауларын турыдан-туры депутатка бирү мөмкинлеге туды. Фучик урамындагы 12нче йортта яшәүчеләр җылылык өчен түләү бәяләренә риза түгелләр. Аларның йортларында һава торышына карап үзкөйләнелүче прибор юк икән. Депутатның кабул итү пунктында аңлатуларынча, идарәче компания торак милекчеләре файдасына кабаттан исәп-хисап ясарга тиеш.

Подъездларның тиешенчә төзек­ләндерелмәү мәсьәләсе дә күтәрелде. Александр Сидякин йортта яшәүчеләр белән берлектә, подъездларның берсен карап чыкты. Депутат фикеренчә, подъездларның кем карамагында булуын норматив документларда ачыклап күрсәтү зарур. Сорауларның кайсылары идарәче компанияләр тарафыннан урында ук чишелде. Гаризаларның кайберләре, чара күрү өчен, тиешле органнарга хат рәвешендә җибәреләчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading