16+

«Созвездие-Йолдызлык»тан балаларга зур бүләк!

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була. Тамашачыларны яшь артистлар башкаруындагы матур тамаша, шулай ук сабын күбекләре һәм зур буйлы курчаклар белән күңел ачу көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә бушлай туңдырма эләгәчәк.

«Созвездие-Йолдызлык»тан балаларга зур бүләк!

Халыкара балаларны яклау көнендә Казан дәүләт циркында ТР эстрада сәнгатенең «Созвездие-Йолдызлык» XXI ачык яшьләр телевизион фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләренең бәйрәм концерты була. Тамашачыларны яшь артистлар башкаруындагы матур тамаша, шулай ук сабын күбекләре һәм зур буйлы курчаклар белән күңел ачу көтә. Бәйрәм хөрмәтенә һәркемгә бушлай туңдырма эләгәчәк.

1 июньдә Казан циркында “Созвездие-Йолдызлык” тамашачыларга бушлай туңдырма белән зур тамаша бүләк итәчәк 

Гадәттәгечә, балаларны яклау көнендә республика җитәкчелеге вәкилләре быелгы “Созвездие-Йолдызлык” фестиваленең 40 лауреатына һәм җиңүчеләренә махсус дәүләт стипендияләре тапшырачак. 

Фестивальнең генераль продюсеры Дмитрий Туманов билгеләп үткәнчә, бу тамаша – Татарстан Президенты кушуы буенча фестиваль хәрәкәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган беренче проект. Аның сүзләренә караганда, “Созвездие-Йолдызлык”ның финал концертларын һәркем күрә алмый, шуңа күрә әлеге чараны зур публика өчен киң күләмле итеп уздыру карары кабул ителгән. Циркта узачак программага, алдан теркәлү шарты белән, керү түләүсез булачак. 

"Созвездие-Йолдызлык" фестивале – Татарстанның милли байлыгы. Фестиваль хәрәкәте концертын Казан халкы да күрә алачак. Һәм бу безнең беренче мондый тәҗрибәбез. Республика Президентына мондый мөмкинлек һәм ярдәм өчен зур рәхмәт. “Йолдызлык” балалары һәрвакыт тыныч һәм шатлыклы, чәчәк атучы һәм якты Россия өчен чыгыш ясый. Сәхнәдәге мондый матурлык илебезне бәхетлерәк итә", - дип фикерләре белән уртаклашты Дмитрий Туманов. Ул мондый хәйрия концертлары Татарстанда агымдагы елның август һәм сентябрь айларында оештырылачак, дип өстәде. 

Циркта узачак бәйрәм концертында фестивальнең иң яхшы номерлары тәкъдим ителәчәк. “Созвездие-Йолдызлык” лауреатлары һәм җиңүчеләре бу кичтә тамашачыларны дәртле эстрада номерлары һәм композицияләре белән сөендерәчәк. Чара фестиваль гимны – “Кояш дискотекасы” җыры белән тәмамланачак. 

Исегезгә төшерәбез, “Созвездие-Йолдызлык” зур фестиваль хәрәкәте ел саен ТР Президенты патронажы астында һәм ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясе эгидасы астында уза. Быел фестиваль Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган. 

1 июньдә бәйрәм концерты ТР Яшьләр эшләре министрлыгы, «Сириус» белем бирү үзәге һәм Талантлар университеты ярдәмендә узачак. Концертка керү ирекле. Урыннар саны чикләнгән. Чара барлык санитар таләпләрне исәпкә алып үткәрелә. Башлана 18:00 сәгатьтә.

"Созвездие-Йолдызлык" фестиваль хәрәкәте матбугат хезмәте

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading