16+

Су астын тикшерәчәкләр

1 июльдән "Россия диңгезләре" дип исемләнгән масштаблы экспедиция проекты старт ала. Әлеге проектның максаты - Россияне юа торган диңгезләрдә Россия су асты җиһазларын сынау. Беренче этапта Поляр аръягына экспедиция үткәрәчәкләр. Ул 1-21 июль көннәрендә узачак. Татарстан тикшерүчеләре Баренцев диңгезендә 100 метрга кадәр төпкә төшәчәк. Бу вакытта алар Россиядә эшләнгән су...

- Без куркынычсыз дайвинг идеясен алга сөрәбез, безнең илдәге су асты дөньясына бөтендөнья җәмәгатьчелеген дә тартырга телибез, әлеге өлкәдә Россияне алдынгы позициядә танытырга, фән дөньясына үз өлешебезне кертергә телибез, - ди Татарстанда Рус георграфия җәмгыяте рәисе, экпедиция җитәкчесе Дмитрий Шиллер.

Татарсан Диния назәрәте, Казан митрополиясе эспедиторларга Коръән сүрәсе язылган, Изге ана иконы сурәтләнгән такталар бирәчәк.

Баренцев диңгезенә эспедиция Татарстан хөкүмәте ярдәме белән оештырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading