16+

Сугыш ветераннарына өчпочмаклы хатлар киләчәк

Сугыш елларында мондый хатларны тылдагылар, яу кырындагы солдатлар да зур түземсезлек белән көтеп алганнар. Хат - ул чакта төп аралашу чарасы булган. Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, Россия Почтасы мәктәп укучылары белән берлектә "Ватандашларыбызга хөрмәт. Кул җылысы" дип аталган акцияне тормышка ашыра.

Барлык мәктәпләрдә дә сугыш ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә символик рәвештә өчпочмаклы хатлар әзерләнә, укучылар якыннарын, туганнарын, якташларын Бөек Җиңү белән котлый. "Татарстан почтасы" идарәсендә хәбәр итүләренчә, республика лидеры котлавы белән Татарстанда 80 меңнән артык кешегә өчпочмаклы хат юлланачак. Рөстәм Миңнеханов хатыннан тыш, конвертта укучыларның ветераннарга рәхмәт сүзләре язылган открыткалар да киләчәк. Акция 30 апрельгә кадәр дәвам итә. Әлеге өчплочмаклы конвертлар белән ветераннар Россиянең теләсә кайсы шәһәренә бушлай хат юллый алачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading