16+

Сөйгәненең үлемен кичерә алмаган кыз 4 көннән соң якты дөньядан киткән

Башкортстанның Чишмә районы Шиңгәк-күл авылындагы фаҗигадән әле җирле халык һаман аңга килә алмый. 

Башкортстанның Чишмә районы Шиңгәк-күл авылындагы фаҗигадән әле җирле халык һаман аңга килә алмый. 

Бер атна эчендә ике гаиләгә зур кайгы килгән: бер гаилә – 17 яшьлек улларын, икенчеләре 16 яшьлек кызларын югалтканнар. 

Егет 6 август көнне үзенә кул салган булган. Үлеме алдыннан шундый адымга баруы турында беркемгә дә әйтмәгән һәм  хат та калдырмаган, бөтен серне үзе белән алып киткән. Авыл халкы әлеге ачы хәсрәттән айнырга өлгерми, аяз көнне яшен сукканда тагын ачы хәбәр тарала – 16 яшьлек кыз да үз теләге белән дөньядан киткән. 

Егет белән кыз бер сыйныфта укыган, дуслашып та йөргәннәр. Тик соңгы вакытта кызның егете белән мөнәсәбәтләре начарланып киткән булган. Шунлыктан булса кирәк, кыз социаль челтәрләрдә күңел төшенкелеге сизелгән постлар куйган, үз-үзенә кул салырга теләве турында да язган булган. Кызганычка каршы, аны вакытында күреп, ишетеп, туктатып калучы гына булмаган.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading
2
X