Татарстанда сөт юнәлешендәге мини фермалар төзү программасын тормышка ашыру дәвам итә.
1 июльгә булган мәгълүматлар буенча, төзелеш белән бәйле чыгымнарның бер өлешен каплауга 179 хуҗалык 30,5 миллион сумлык ярдәм алган. Беренчеләрдән булып лимитны Арча авыл хезмәтчәннәре кулланып бетергән - акчалата ярдәмне 21 шәхси хуҗалык алган. Мамадыш районында субсидия - 16, Нурлатта -14, Әтнә районында 11 хуҗалыкка бирелгән.
Сүз уңаеннан: Татарстанга сөтчелек юнәлешен үстерү өчен федераль бюджеттан 55 млн сум акча бүлеп бирелә. Безнең төбәк инде моңа кадәр 763 млн сум субсидя алган булган. Россиянең 68 регионы 5,9 млрд сумны әлеге тармакны үстерү өчен бүлешәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар