16+

“Таҗ-Махал”мы, әллә “Кәрәван-Сарай”мы? “Болгар” кунакханәсенә бергәләп исем сайлыйк!

Төзелеп килүче комплекска исем сайлау буенча конкурс игълан иттеләр: теләгән һәркем Болгар кунакханәсенә бергәләп исем сайлауда катнаша ала.

Төзелеп килүче комплекска исем сайлау буенча конкурс игълан иттеләр: теләгән һәркем Болгар кунакханәсенә бергәләп исем сайлауда катнаша ала.

Бәйге 11 августта башланып 1 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Конкурста Россия гражданнарыннан кала чит ил вәкилләре дә катнаша ала. Тәкъдим ителгән исем өч телдә матур яңгырашлы, аңлаешлы булырга тиеш. Һәр катнашучы өч исем тәкъдим итергә мөмкин. Исемгә өстәп татар, рус, инглиз телләрендә шигарь уйлап табарга да була . Исем болгар-татар цивилицазиясе һәм татар халкының милли мирасын күз алынды тотырга тиеш.


Бәйгедә катнашу өчен гаризалар 5 октябрьгә кадәр кабул ителә. Җиңүчеләр интернет тавыш бирү буенча билгеләнә һәм 1 ноябрьдә игълан ителә. Аларны кыйммәтле бүләкләр, шул исәптән кунакханәдә мәртәбәле кунак исемендә өч көн ял итү дә көтә.


Инде беренче исемнәрне дә тәкъдим итә башлаганнар. Алар арасында "Яңарыш", "Алтын Урда", "Таҗ-Махал", "Кәрәван-Сарай", "Идел Болгары", "Ибн Фадлан" кебек исемнэр дә бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading