16+

Тагын бер балалар бакчасы ачылды

Кичә Казанның Совет районында 330нчы номерлы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге "Таңсылукай" балалар бакчасы филиалы ачылды.

Кичә Казанның Совет районында 330нчы номерлы татар телендә тәрбия һәм белем бирүче катнаш төрдәге "Таңсылукай" балалар бакчасы филиалы ачылды.

Шәһәр көне һәм Республика көне алдыннан яңа объектлар ачу Татарстанда матур традициягә әйләнеп бара.
Зорге урамы буенча урнашкан "Таңсылукай" балалар бакчасы филиалының бер катлы бинасына 50 сабый йөри ала. Биредә алар өчен уңайлы шартлар булдырылган: җылы һәм якты бинада физкультура-музыка залы, методик кабинет, медицина блогы, җәмәгать туклануы блогы, кер юу бүлмәсе урнашкан. Шулай ук тренажерлар, паровозлар, комлык һәм чәчәк түтәлләре белән спорт-уен мәйданчыгы ясалган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading