Минзәлә районының Гөлек авылы күптән түгел яңа фельдшер-акушерлык пунктлы булды.
Дәүләт программасы буенча төзелгән яңа медицина пунктына авыл халкы сөенеп бетә алмый. Гөлектә ФАП авыл клубының икенче катында урнашкан булган. Өлкән кешеләргә, авыруларга баскычтан менеп йөрү шактый кыенлыклар тудырган. Иске пунктта уңайлы шартлар да булмаган. Яңа фельдшер акушерлык пункты төзелгәч, авыл халкы җиңел сулап куйган. Монда барысы да заманча: бина биш бүлмәдән тора, кабул итү, процедура, хуҗалык бүлмәләре аерым. Пункт тиешенчә җиһазландырылган.
Гөлектәге кебек дәүләт программасы кысаларында төзелгән модульле ФАПлар республика районнарында шактый. Сыйфатлы, стеналары җылы сэндвич панельдән ясалган, нык металл каркастан эшләнгән, әфлисун төсендәге биналарны һәр авылда диярлек очратырга мөмкин.
2012 елдан алып 2017 елга кадәр республикада барлыгы 1,03 миллиард сумлык 413 фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Бу биналар Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы карары нигезендә тиешенчә җиһазландырылган. Президент Рөстәм Миңнеханов карары белән, әлеге дәүләт программасы кысаларында, авыл җирендә беренчел звенога караган медицина объектлары төзү өчен 2012 елдан ел саен бюджеттан 330 миллион сум акча бүлеп бирелә. Авылларда пациентларны дәвалау, медицина персоналы өчен барлык уңайлы шартлар тудырыла. Заманча фельдшер-акушерлык пунктларында бала тудыру бүлмәсе дә бар. Йогышлы авырулы кешеләрне вакытлыча аерым бүлмә белән тәэмин итү дә каралган. Модульле фельдшер-акушерлык пунктларын төзү ерак авылларда яшәүчеләргә дә беренчел медицина ярдәме күрсәтүгә ярдәм итәчәк.
Балык Бистәсе районының Масловка авылында тиздән яңа фельдшер-акушерлык пункты сафка басачак. Хәзер биредә эчке эшләрне башкаралар, бинаның ишегалларын рәткә китерәләр. Районда барлыгы 50 ФАП исәпләнә. Шуларның 11е модульле булып санала. Балык Бистәсе район үзәк хастаханәсенең баш табибы Мансур Китаев әйтүенчә, былтыр Олы Кульга авылында яңа ФАП ачылган булган. Халык хәзер дә заманча пунктка сөенеп бетә алмый. Әлеге ФАП ике авылга, барлыгы 400дән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Халык бик канәгать. Ниһаять, алар сыйфатлы беренчел медицина ярдәмен алалар. Заманча җиһазландырылган медицина ярдәме күрсәтү бинасы авыруларны вакытында ачыкларга, тиешле ярдәм күрсәтергә булыша. «Бәхәсле сораулар булганда, фельдшерлар район хастаханәсе табиблары белән киңәшләшә», – ди Мансур Китаев.
Питрәч районы Богородский авылындагы фельдшер-акушерлык пункты – иң зурларының берсе. Аның мәйданы 83,3 квадрат метрны тәшкил итә. Ул ике авылга, барлыгы 1200дән артык кешегә хезмәт күрсәтә.
Богородский авылындагы фельдшер-акушерлык пункты элек клуб бинасында урнашкан иде. Кечкенә бүлмәдә диспансеризация уздыру, халыкка тиешенчә дәвалану мөмкинлекләре тудыруда кыенлыклар булды. Шуңа да былтыр яңа бина ачылуга халык нык сөенде. Авырлы хатын-кызларны биредә гел контрольдә тоталар. Дөрес, бала тудыру өчен бездә махсус программа нигезендә юл картасы буенча, булачак әниләр Казан бала тудыру йортларына җибәрелә. Питрәч район хастаханәсендә кичектергесез очракларда бала тудыру өчен җиһазландырылган бүлмә бар-барын, әмма андый көтелмәгән хәлләр сирәк була. Хәзер менә ике атнадан Татар Ходяшево авылында 700 кешегә исәпләнгән фельдшер-акушерлык пунктын ачылыр дип көтәбез», – ди Питрәч үзәк район хастаханәсенең баш табибы урынбасары Наталья Ксенофонтова. Бу авылда да яңа ФАПка ихтыяҗ зур. Хәзер халык мәктәп бинасында урнашкан пунктка йөрергә мәҗбүр. Ел азагына кадәр республикада 44 фельдшер-акушерлык пунктын куллануга тапшырырга ниятлиләр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар